«Су – табигатьнең бөек могҗизасы»
22 мартта дөньяның күп кенә илләрендә ел саен Бөтендөнья Су көне яки Бөтендөнья Су ресурслары көне билгеләп үтелә. Бу көн Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы карары белән 1992 елның 22 декабрендә билгеләнгән. Бу дата инде беренче тапкыр түгел, ә инде 32 нче тапкыр билгеләп үтелә, ләкин ул планета халкы арасында аз билгеле. Бу көнне барлык вакыйгалар, кагыйдә буларак, су ресурсларының саклануына, экологик проблемаларны хәл итүгә һәм эчәр су кытлыгы мәсьәләсенә кагыла.