"Фәнгә таба йолдыз эзеннән"
2024 елны Татарстанда фәнни-технологик үсеш елы дип игълан ителде. Әлеге уңайдан "Идел" журналының өченче санында "Фәнгә таба йолдыз эзеннән" мәкаләсе чыкты. Мәкалә 2013 елда беренче йолдызын ачкан Илһам Галиуллин турында. Ул тумышы белән Казаннан, 28 яшь. Казан федераль университетында укытучы булып эшли, фән белән шөгыльләнә.