«Татар тарихына сәяхәт»
18 мартта А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә язучы Вахит Имамовның 70 яшь тулу уңаеннан «Татар тарихына сәяхәт» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү узды. Китапханәчеләр китапханәгә килгән укучыларны язучының тормыш юлы, иҗаты белән яныннан таныштырды.
Вахит Имамов – 25ләп китап авторы, «Утлы дала» дигән тарихи романы өчен Тукай премиясе алган кеше, «Мәдәни җомга» газетасы редакторы.
1994 елда Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге бүләге бирелә. 1997 елдан Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.