Игътибар! Яңа китаплар
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге һәрдаим яңа китаплар белән тулыланып тора. Бу юлы рус, чуваш, якут, башкорт, француз язучылары әсәрләренең татарчага тәрҗемәләре белән баетылды.
Якутия Республикасының Дәүләт премиясе лауреаты язучы һәм мөгаллим Василий Семенович Яковлев-Далан “Гыйбрәт” китабында туган халкының шигъри күңелен ача, дуслык, мәхәббәт, үзара ярдәмләшү якташларына Ак Төньякның җиңел булмаган шартларда яшәргә булышуын бәян итә. Әлеге китапта гади аучыларның хезмәт сөючәнлеге, намуслылыгы, кыюлыгына дан җырлана. Татар теленә Мөдәррис Вәлиев тәрҗемә иткән.
Кабарда-Балкар автономияле совет социалистик республикасының халык шагыйре Кайсын Кулиевның шигырьләре беренче тапкыр татар теленә тәрҗемә ителеп бирелә. Башкорт язучысы Наил Гаетбайның “Капкын “ повестен Данил Салихов тәрҗемә иткән. Шулай ук рус шагыйре Гавриил Державинның шигырьләрен Зөлфәт хәким һәм Рафис Корбан тәрҗемәсендә укып таныша аласыз.Китапханәгә рәхим итегез!