«Муса Җәлил – каһарман шагыйрь»

15 февральдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең Пушкин залында Муса Җәлилнең туган көненә багышланган  «Муса Җәлил – каһарман шагыйрь» дип исемләнгән әдәби сәгать узды. 

Китапханәчеләр герой-шагыйрьнең тормыш юлы, иҗаты, Бөек Ватан сугышындагы  батырлыгы турында сөйләделәр. Алабуга медицина училище студентлары Муса Җәлилнең үлмәс шигырьләрен аудиоязмадан тыңладылар. 

Әдәби сәгатенең икенче өлешендә студентлар шагыйрьнең тормыш юлына багышланган викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге чарага  бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.