Китапханәгә бүләк
Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче, "Чулман" әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзасы Тәслимә Кәримова үзенең яңа китабын китапханәгә бүләк итте. Китап "Күңел күзе" дип атала.Вакытыннан алда туып, врачлар хатасы аркасында дөм сукыр калган кыз язмышы сурәтләнә. Ике телдә: рус һәм татар телендә бастырылып чыгарылган. Русчага тәрҗемәне Зөлфия Примакова ясаган.Әлеге китап укучыларын китапханәдә көтеп кала.