«Нияз Акмал – татар шагыйре һәм прозаигы»
14 февральдә язучы, шагыйрь, прозаик, журналист Нияз Акмал тууына 70 ел тула. Ул бик күп җырлар авторы да.
Нияз Акмалов табигать кочагында үскән шагыйрь. Кеше белән табигатьне‚ яшәешне ул бербөтен итеп кабул итә. Бик яшьли шигырь тыңларга, үзе дә язарга ярата. Хәер, аны шагыйрь дип кенә атау дөрес тә булмас иде. Чөнки Нияз Акмал – прозада да, публицистикада да, сатирик жанрда да каләм чарлаган шәхес.
Китап укучыларына ул «Бохара мачысы», «Күгәрчен сөте», «Күзләремнең төсе үзгәрмәде», «Килер бер көн» кебек әсәрләре аша таныш.