Иҗатчылар очрашуы
7 нче февраль көнне А.С. Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары чираттагы утырышка җыелды. Фикер алышуларда Тәҗрия Җәләева, Тәслимә Кәримова, Кадрия Наил, Зөлфия Примакова, Әнисә Һадиуллина катнашты. Шунысы куанычлы, өлкән буын вәкилләре арасында яшьләр дә бар. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курсында белем алучы Эльвина Шакирова үзе иҗат иткән шигырьләрен яңгыратты. “Чулман”лылар һәммәсе дә үз фикерен әйтеп, яшь иҗатчыны хуплауларын белдерде. Аннары Әнисә Рәшит кызы яңа шигырьләрен тыңлаучылар хөкеменә тәкъдим итте.
Берләшмә җитәкчесе Тәҗрия Җәләеваның планнары зурдан. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе әгъзалары үз шигырьләрен китапханәдә укып, видеога төшерергә карар кылдылар.