1 февральдә туган шәхес

Язучы, шагыйрь, драматург һәм әдәби-белгече Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов (әдәби тәхәллүсе – Галим Әсәнов) 1957 елның 1 февралендә Башкортстан Республикасың Дүртөйле районы Әсән авы­лында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәптә укыганда ук ул әдәби иҗатка тартыла, беренче шигырьләрен, хикәяләрен яза, Дүртөйле район газетасында исеме күренә башлый.

1974 елда Әсән урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Г.Гыйльманов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Сту­дент елларында «Әллүки» әдәби түгәрәгендә үзенең иҗади мөмкинлекләрен сыный, профессор Хатип Госман (1908–1992) җитәкчелегендә «Шәехзадә Бабич: тормыш юлы һәм иҗат эволюциясе» исемле беренче гыйльми хезмә­тен яза.

Г.Гыйльмановның чәчмә әсәрләре рус, чуаш, башкорт, төрек, немец телләренә тәрҗемә ителә.Әдипнең «Йөгерек гөрләвек» (1998), «Әбием сихерче бугай» (1999), «Алдакчы тукран» (2003) исемле китаплары нәни укучылар арасында аеруча популярлык казана.