«Каурый каләм эзеннән»

23 гыйнварда А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Каурый каләм эзеннән» исемле очрашу кичәсе узды. Очрашу кунагы – Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимова булды. Алабугадан дүрт язучы  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Кадим кызы да бар. Ул  «Мирас итеп йолдыз калдырам», «Җимчәчәк», «Сукырлар йорты» китаплар авторы.

«Каурый каләм эзеннән» исемле кичәнең беренче өлешендә Лира ханым белән балачак, тормыш юлы  турында әңгәмә корсак, икенче өлешендә язучылык эше,  иҗат турында сөйләштек, яңа басылып чыккан  әсәреннән өзекләр тыңладык.

Очрашуда «Чулман» әдәби-музыкаль берләшмәсе җитәкчесе Тәҗрия Җәләева, шагыйрә Кадрия Наилгә сүз бирелде. Алар теләк-фикерләрен җиткерделәр.

КФУның Алабуга институтында читтән торып укучы филология һәм тарих факультетының 5 курс студентлары Лира Кадим кызына үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр.

Очрашу күтәренке рухта тәмамланды.