«Чыңгыз Айтматов дулкынында»
15 декабрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә дөньякүләм танылган язучы, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, кыргыз һәм татар халкының бөек улы Чыңгыз Айтматовның тууына 95 ел тулу уңаеннан, «Чыңгыз Айтматов дулкынында» дип исемләнгән әдәби кичә узды. Кичәдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары һәм аларның укытучылары катнашты. Студентлар язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты.