«Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» китабын тәкъдим итү кичәсе
10 ноябрьдә «Кама» уку-укыту театры бинасында Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте укытучысы Наилә Биҗан кызы Низамованың китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Остазны котларга коллегалары, укучылары һәм җәмәгать эшлеклеләре килде. Әлеге кичә Наилә апаның тормыш юлына да багышланган иде. Тәүге китабы чыгу белән котлап, кичә дәвамында Наилә Биҗан кызына җылы теләкләр әйтелде. Искиткеч матур концерт номерлары килгән тамашачыларны сөендерде. Китап авторы «Һөнәр һәм тормыш мәктәбе» исемле китабын А.С. Пушкин исемле Үзәк китапханә укучыларына да бүләк итте.
Бу китап талантлы педагог-укытучының иҗади юлы нәтиҗәсе, бүген эшләүче мәдәният хезмәткәрләре өчен уникаль методик кулланма.