"Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!"

"Сөембикә" журналына 110 ел! Журналның беренче номеры 1913 елда дөнья күрә. Тарихы мәхәббәттән башланган журнал 110 ел дәвамында хатын-кызлар күңелен яулый.

Журнал үзенең беренче саннарыннан ук, исеменнән күренеп торганча, тормышта хатын-кызлар, гаилә, тәрбия проблемасын яктырта һәм ул хәзер дә шулай. Журнал, әлбәттә, зур үзгәрешләр кичерә, тормыш үзгәрә барган саен аның эчтәлеге дә үзгәрә. Ләкин аның бер темасы - хатын-кызлар темасы үзгәрешсез кала.