«Милли нур өләшүче»
А.С. Пушкин исемендәге татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге сезне шагыйрә Салисә Гәрәеваның 85 еллык юбилее уңаеннан китап күргәзмәсе белән танышырга чакыра.
Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1956 елда шул ук районның Кузкәй урта мәктәбен, 1968 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый.