"Ашкынулы хисләр дөньясы"
2 нче август көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсе «Җәйге уку залы» кысаларында «Ашкынулы хисләр дөньясы» дип аталган мәгълүмат сәгате уздырды.
Паркта ял итүчеләр Татарстанның халык шагыйре, журналист, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәи иҗаты белән таныштылар. Күргәзмәдә Миңнуллинның «Мин мактанчык түгел!», «Кунакка килегез!», «Малай – шалайлар», «Әни, мин көчек күрдем» һ.б. китаплары, аның иҗаты турында материаллар тәкъдим ителде. Әлеге чара шагыйрьнең 75 еллык юбилее уңаеннан оештырылды.
Шулай ук Алабуга халкы һәм шәһәребез кунаклары «Периодика для Вас. Сезнең өчен вакытлы матбугат» исеме астнында үткән вакытлы матбугат белән якыннан таныша алды. Күргәзмәдә «Звезда», «Новый мир», «Татарстан», «Казань», «Нева», «Родина», «Здоровье» һ.б. популяр журналлар урын алды.