«Туган җиренең шагыйре»

   27 нче июльдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шагыйрь, прозаик, әдәби тәрҗемәче, «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» Марс Шабаев иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрде. Укучылар игътибарына «Туган җиренең шагыйре» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Анда шагыйрьнең иҗаты белән танышырга мөмкин иде. Укучылар шагыйрьнең яраткан шигырьләрен укыдылар, китаплары белән таныштылар.