"Игътибар, яңа китап!"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китап укучыларга Рәмзия Габделхакованың "Кышлар үткәч кайтырмын..." китабын тәкъдим итә. Рәмзия Габделхакова китап укучыларга "Кар өстендә миләшләр", Көмеш тун", " Нишләттегез Гөлкәйне?!", " Канатсыз очыш" китаплары аша таныш. "Кышлар үткәч кайтырмын" китабында тупланган повесть- хикәяләрендә автор бүгенге көн сорауларына җавап эзли. Төрле вакыйга- хәлләр, язмышлар аша заман йөзен сурәтләргә омтыла. Һәр әсәрендә намус, гаделлек, тугрылык кебек күркәм сыйфатлар алга чыга.