“Син назыңнан мине ташлама”
Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә Владимир Алексеевич Мироваевның “Син назыңнан мине ташлама” дигән китабына бер китап күргәзмәсе ясалды.Владимир Алексеевич Мироваев – шәһәребезнең күренекле кешеләренең берсе. Аның иҗат иткән көйләре кемнең генә күңеленә хуш килмәгәндер, кулындагы баяны матур авазлар чыгарып, кемнәрнең генә күңелен җилкендермәгәндер. Алар гаиләләре белән озак еллар сәхнәдә шәһәрдәшләрен сөендерә. Ә менә Мироваевны шагыйрь буларак бик азлар белә торгандыр. Ул гомер буе язган шигырьләрен җыеп барган икән. Без бүген тормыш иптәше Гөлчәчәккә, дүрт баласына, кияүләренә, оныкларына, кода-кодагыйларына, туганнарына, дус-ишләренә багышланган юллар белән таныша алабыз. Алар барысы да диярлек гади сүзләр белән, ихлас күңелдән, яратып, сокланып, иң изге теләкләр белән язылган. Һәрберсенең хәленә кереп, якын итеп иҗат итә ул. Заманында йөрәкләрне әрнеткән әфган темасын да читләтеп үтми . Иҗатындагы җылы хисләр сезнең күңелләргә дә күчәр дип уйлыйбыз. Владимир Алексеевичның китабы белән танышырга сезне китапханәдә көтеп калабыз.Рәхим итегез!