Игътибар, яңа китап!

Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Әлфия Ситдыйкованың "Таш тамыры" китабын тәкъдим итә.

Әдәбият дөньясында шагыйрь булып танылырга өлгергән Әлфия Ситдыйкова әлеге китабында роман, повесть, документаль-нәфис бәян кебек күләмле проза әсәрләре белән укучылар күңеленә юл ала. Язучы халыкчан, шигъриятле теле белән заманның катлаулы хәлләрен, геройларының нинди хисләр кичерүен укучыны ышандырырлык итеп тасвирлый. Күңелгә үтә дә ятышлы, бер тында укыла торган, ни белән җәлеп итүе турында уйланырга теләк уята торган әлеге әсәрләрдә тормышның кырыс чынбарлыгы да, романтикасы да, мәхәббәт кенә түгел, михнәте дә, тулы бер буын кешеләренең типиклаштырылган образлары да, сурәтләрдәге поэтик нечкәлек тә, кеше психологиясенең катлаулыгы да чагылыш тапкан.

Әлфия Ситдыйкованың әлеге китабында  “Диңгез суы тозлы ул” романы, “Дөнья тәгәрмәче” повесте, “Таш тамыры” документаль – нәфис бәяне урын алган.