“Яктылык сибүчеләр буыны”
19 нчы майда А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шәһәр Мәдәният сараенда «Яктылык сибүчеләр буыны» исемле мәгълүмат сәгате уздырды. Әлеге чара язучы Нәҗип Думавиның 140 еллыгы уңаеннан оештырылды. 1905 ел революциясе белән рухланып әдәбиятна килгән әдипләр арасында Нәҗип исеме күренекле урыннарның берсен алып тора. Ул шактый бай һәм төрле жанрларга караган әдәби мирас калдырган язучы. Нәҗип Думави шагыйрь дә, прозаик, публицист, әдәбиятчы-тәнкыйтьче, тәрҗемәче, уку-укыту эшенә, педагогикага кагылышлы хезмәтләр, дәреслекләр авторы да.