“Гаилә бәхете – ил иминлеге”
15 май – халыкара гаилә көне. Ул 1993 елдан бирле БМО генераль ассамблеясе карары буенча билгеләнә. Һәрнәрсәнең үз калыбы бар. Гаилә кешенең таяныр ноктасы, һәркем өчен кадерле урын. Ул кешене шәхес буларак формалаштыра, рухи һәм әхлакый тәрбия бирә, иң матур гореф-гадәтләрне сакларга һәм үстерергә ярдәм итә. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. Көнозын дөнья куып арган адәм баласы гаилә ышыгында аз гына булса да ял итә, рухи көч һәм дәрман җыя.
Бу көндә барлык гаиләләргә тигез, бәрәкәтле гомер, сөю-сәгадәт, балалар игелеге, тыныч-имин көннәр телибез!