"Открытка Победы. Җиңү открыткасы"
9 май көнне А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге "Александр бакчасы" паркында мастер-класс оештырды. "Открытка Победы. Җиңү открыткасы" исеме астында үткән мастер-класста балалар төсле карандашлар белән рәсем ясадылар.