Алабугада «Мин татарча сөйләшәм» акциясе

     26 нчы апрельдә Алабуга шәһәренең Тукай һәйкәле янында “Мин татарча сөйләшәм” акциясе узды. Акциянең төп максаты – татар теленә игътибарны җәлеп итү, татар телен шәһәр яшьләре арасында популярлаштыру, заманча татар башкаручыларын киң җәмәгатьчелеккә таныту. Республика күләмендә зурлап үткәрелә торган акциядә мәктәп укучылары, студентлар, китапханә хезмәткәрләре һәм шәһәр халкы катнашты.
       Акцияне оештыручылар: Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Шарипова һәм А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханә хезмәткәрләре.  
       “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кызыклы бәйгеләргә бай иде: вакытка блиц-сорауларга дөрес җавап бирү, Габдулла Тукай шигырьләрен яттан сөйләү, мәкальләрдә төшеп калган сүзләрне әйтү, татар милли ашларын, бәйрәмнәрен искә төшерү, һ.б. Шунысы сөенечле, яшьләр бик актив булды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.