«Тукай безнең күңел түрләрендә»
24 апрельдә татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре шәһәребезнең 2 нче санлы гимназиясендә «Тукай безнең күңел түрләрендә» дип аталган әдәби сәгать уздырды. Дүртенче сыйныф укучылары татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән якыннан танышты, кызыклы мәгълүмат алды. Шулай ук алар шагыйрь әсәрләре буенча әзерләнгән кызыклы викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр, китап күргәзмәсе белән таныштылар. Иң күп дөрес җавап бирүчеләргә истәлеккә бүләк тапшырылды.