Тукай турында кызыклы фактлар

Быел милләтебезнең бөек шагыйре Габдулла Тукай тууына 137 ел. Якты дөньяда 26 ел гомер кичереп бакыйлыкка күчкән шагыйрь турында без ниләр беләбез, аның тормыш һәм иҗат юлында нинди кызыклы фактлар булган. Әлеге язмада шулар турында сөйләп узасым килә.

1. Тукайның кечкенә вакыттагы фотосурәтләре сакланмаган, дөресрәге, балачакта ул фотога төшмәгән , чөнки ул чорда авылларда фотограф булмаган. Шагыйрь 1903 елда унҗиде яшендә беренче тапкыр объектив каршына басарга җөрьәт итә. Тукай фотога төшәргә яратмаса да, архивларда шагыйрьнең 2 дистәгә якын фотосы бар

2.Язылган һәр шигырь юлы өчен Габдулла Тукайга 50 тиен көмеш яисә алтын белән түли торган булганнар. Үз заманында Тукаев иң күп түләнүчән шагыйрь булып исәпләнгән.

3.Габдулла Тукай үз язмаларын газета-журналларга биргән вакытта төрле тәхәллүсләр (псевдоним) кулланган. Бүгенге көндә галимнәр Тукайның үз мәкаләләрен имзалаганда 70кә якын тәхәллүсе булуын дәлиллиләр. Алар арасында: “Кырмыска”, “Шүрәле”, “Тәртә башы”, “Догачы”, “Каз”, “Бер фикерче”, “Биик усал”, “Болгар”, “Имзасыз да Яраретдинов”, “Милләтче”, “Мин язмадым”, “Мылтык”, “Мәҗнүн”, “Мөсафир”, “Салам Торхан”, “Счет төймәсе”, “Сөңге”, “Уральск кешесе”, “Хәйләсез”, “Чапансыз”, “Шәкерт угы”, “Җен” һ.б. имзалар бар

4.Габдулла Тукай халык җырларын бик тә яраткан һәм аларны җыю буенча да шактый гына эшләр башкарган. Шагыйрь 1910 елда “Шүрәле” тәхәллүсе белән имзаланган “Халык моңнары” дип исемләнгән, үз эченә 28 җырны туплаган китап бастырып чыгара.

5.Тукай вафат булу алдыннан нәширләрдән алырга тиешле булган 500 сум акчасын 2 сәләтле баланы рус уку йортларында белем алыр өчен сарыф итәргә дип васыять итә. Шулай ук 1913 елда Петербургның мөселман хәйриячәлек җәмгыяте вафат булган Габдулла Тукаев истәлегенә сәләтле балалар өчен һәркайсы 100әр сум булган махсус 2 стипендия булдыра.