"Милли мәдәният саекмас чишмә"
Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шул уңайдан без, китапханә хезмәткәрләре, шушы темаларны чагылдырган чараларга ныграк басым ясарга тырышабыз. Чираттагы чараларның берсе - китап сөючеләре белән "Милли мәдәният саекмас чишмә" исеме астында китап күргәзмәсенә күзәтү уздырдык. Идел буе халыкларының гореф- гадәтләрен барладык, көндәлек тормышта кулланган йола, гореф- гадәтләр белән уртаклаштык.