"Бөек язмышлы язучы"
Татар һәм тугын як турындагы әдәбият бүлеге дөньякүләм танылган шагыйрь Кол Галинең тууына 840 ел тулу уңаеннан кызыклы видеопрезентация ясады.
Кол Гали — татар халкының болгар чоры бөек шагыйре. Риваятьләр буенча, 1183 еллар тирәсендә Чулман буендагы шәһәрләрнең берсендә туган. Харәземдә белем алган. Соңыннан, иленә кайтып, 1233 елда «Кыйссаи Йосыф» әсәрен тәмамлаган. 1236 елда монгол яулары Биләр шәһәрен җимереп яндырганда олы затлы бәкләр белән бергә мәйданда җәзалап үтерелгән.
«Кыйссаи Йосыф» — «Йосыф китабы» —татар халкының гомер-гомергә җан азыгы булып, яшәү дәрте, рухи көч биреп килгән иң сөекле әсәре, татар поэзиясенең чишмә башы, көзгесе. Ул үзеннән соңгы шагыйрьләргә, халык авыз иҗаты үсешенә көчле йогынты ясаган, җырларда макталган, аның шигъри үлчәвендә бәетләр чыгарылган, көйгә салып, күмәкләп укылган, яшь киленнәр аны кияү өенә күчкәндә, тансык бүләк итеп, сандык төбендә алып барганнар. Китапның язмышы нинди игелекле, бәхетле һәм сөенечле!
Ссылка: