Гамил Афзал исемендәге "Яшьләр каләме" Республикакүләм иҗат бәйгесе нигезләмәсе
Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районы МБО "Актаныш авыл җирлегара үзәк китапханә" Гамил Афзал исемендәге "Яшьләр каләме" Республикакүләм фестиваль кысаларында, проза һәм шигырь бәйгесен уздыру турында игълан итә.
Бәйгедә, Татарстан районнары һәм шәһәрләреннән яшь үзенчәлекләре туры килгән һәркем катнаша ала.
- Бәйгедә татар телендә иҗат итүче балалар катнаша.
- Бәйгегә җибәрелгән эшләр өч яшь категориясенә бүленеп карала:
-7-9 яшь;
- 10-13 яшь;
-14-18 яшь.
3. Бәйгедә катнашучы, түбәндәге темаларга, берәр шигырь тәкъдим итә. Проза әсәре катнашучының теләге белән түбәндәге темаларның берсенә языла.
- Гамил Афзал үрнәгендәге юмор-сатира;
- милли бизәкләр (милли мәдәният, гореф-гадәтләр, йолалар);
- туган якка мәхәббәт, патриотизм.