Центральная библиотека

“Әдәби Алабуга – Литературная Елабуга”

      А. С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең беренче катында “Әдәби Алабуга – Литературная Елабуга” галереясе урнашкан. Бүгенге көндә экспозициядә Алабугада яшәп иҗат итүче танылган язучылар һәм шагыйрьләрнең 24 портреты тәкъдим ителде: Гөлзадә Әхтәмова, Наип Лаисов, Фирдәүс Хуҗин, Антонина Силкина, Рәхим Гайсин, Тамара Шабалина һәм башкалар.  Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге  китапханәчеләре яшьләрне әлеге фотогалерея белән таныштырып үтте.