«Яңа елның – яңа журналлары»
Хөрмәтле китап укучылар! А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китаханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегенә Сез яратып укый торган татар журналларының гыйнвар саннары килде. Ашыгыгыз, бу басмалар барысы да бик кызыклы, эчтәлекле. Укып ял итегез, рухи байлыгыгыз тагын да артыр.