«Шиһабетдин Мәрҗани һәм милли рух»
17нче гыйнварда А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге бөек татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани тууына 205 ел тулу уңаеннан тарихи кичә оештырды. «Шиһабетдин Мәрҗани һәм милли рух» исемле кичәдә 2нче гимназиянең 6 “Б” сыйныф укучылары катнашты. Укучылар тарихи кичәнең беренче өлешендә татар мәгърифәтчесе һәм дин белгеченең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар белән танышты, Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан төшерелгән “Шигабутдин Марджани за 10 минут” исемле видео карады. Икенче өлештә командаларга бүленеп, юбилярга багышланган интеллектуаль уенда белемнәрен тикшерделәр. Уен нәтиҗәләре буенча өч команда да җиңүче дип табылды.