«Янган саен өмет яңара»
6 нчы гыйнвар көнне А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучы Шамил Маннаповның тууына 85 ел тулу уңаенннан «Янган саен өмет яңара» исемле күргәзмә-портрет узды. Китапханәче юбиляр язучының тормыш юлы, иҗаты турында мәгълүмат җиткерде.
Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 январенда Татарстан АССРның Әлки районы Татар Мулла авылында крестьян гаиләсендә туган. Ул поэзиягә алтмышынчы еллар башында солдат хезмәтең яшьлек, студентлар тормышын чагылдырган шигырь һәм поэмалары белән килеп керә. 1970-1982 еллар арасында исә шагыйрь аеруча актив иҗат итә, матбугатта аның биш шигъри җыентыгы һәм кыска хикәяләре, нәсерләре, лирик парчалары тупланган «Әти урманы» исемле проза китабы басылып чыга.