“Былбыллы бакча”

   21 декабрьдә Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең актлар залында “Былбыллы бакча” исемле әдәби-музыкаль кичә узды. Ул татар әдәбиятына һәм сәнгатенә кабатланмас бай иҗат мирасы калдыручы Дибәҗә Каюмовага багышланды. Мәдәният һәм сәнгать көллияте җитәкчесе Әлфирә Гыйльмулла кызы барлык кунакларны сәламләде. Әдәби кичә шагыйрәнең шигырьләре һәм җырлары белән үрелеп барды.

   Кичәгә танылган шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Шәмсия Җиһангирова, Дибәҗә Каюмованың кызы, дуслары,  туганнары, хезмәттәшләре чакырулы иде. Алар аның белән бәйле  истәлекләр белән уртаклаштылар.

   Әлеге чарада Үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан Гүзәл Шәрипова һәм Гөлнур Якупова катнашты.  

   Дибәҗә Каюмованың “Буранлы юллар”, “Йөрәк серләрем”, “Кыз бала”, “Өзелгән шомырт чәчәкләре”, “Син бик серле, язмыш” китаплары укучылар тарафыннан яратып укыла.