«Дулкыннар ярга кага»
21 декабрь көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә күренекле язучы Мәхмүт Хәсәновның тууына 95 ел тулу уңаеннан «Дулкыннар ярга кага» исемле күргәзмә-дискуссия узды. Китапханәчеләр юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, язучының иҗаты белән якыннанрак танышырга теләүчеләр өчен китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәдә әдипнең укучылар тарафыннан яратып укыла торган «Язгы аҗаган», «Саф җилләр», «Саумы, кояш», «Кыюлар юлы», «Беренче ау», «Урман шаулый», «Көзге йолдызлар астында» китаплары урын алды.