“Тел һәм моң – күңел көзгесе”
16 декабрьдә күренекле татар шагыйре Әхмәт Ерикәйнең тууына 120 ел тула. Шагыйрьнең иҗат юлы киңкырлы. Ул поэмалар, лирик шигырьләр, мәсәлләр, дүртьюллыклар, җырлар, мәкаләләр яза, тәрҗемә итә. Ә. Ерикәйне үзенчәлекле шагыйрь итеп танытканы — кыска лирик шигырьләр һәм җырлар. Татар совет әдәбиятында Ә. Ерикәй беренче чиратта җырлар язучы шагыйрь буларак билгеле. Аның сүзләренә язылган җырлар халык арасында киң таралган. Әдипнең иҗат эшчәнлеге татар җыр сәнгате корифейлары — М. Мозаффаров, Р. Яхин, З. Хәбибуллин, Җ. Фәйзи, С. Садыйкова һ.б. күренекле композиторларыбыз белән бәйләнгән.
Шагыйрьнең юбилей датасы уңаеннан без сезгә аның сүзләренә язылган популяр җырларны тәкъдим итәбез.