“Татарча диктант – 2022”

25 нче ноябрь көнне А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында “Татарча диктант” татар теленнән дөньякүләм белем тикшерү акциясе узды. Китапханәчеләр, мәдәният һәм сәнгать көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, студентлар һәм теләге булган һәркем татар телен ни дәрәҗәдә белүен тикшереп карый алды.

Акциянең максаты – татар теле белән кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен камилләштерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Татарстаннан катнашучылар быел диктантны танылган татар язучысы Зөлфәт Хәкимнең әсәреннән алынган өзек буенча язды. 

Дүртенче ел рәттән акцияне Үзәк китапханәдә Алабуга муниципаль районының татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Гүзәл Шәрипова оештыра.

Нәтиҗәләр чара узганнан соң 30 көн эчендә diktant.tatar рәсми сайтында урнаштырылачак.