"Кояш җылысы"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә язучы Кояш Тимбикованың тууына 85 елга багышлап "Кояш җылысы" дип аталган мәгълүмат сәгате узды. Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең читтән торып укучы студентлары катнашты. Алар Кояш Тимбикованың тормыш юлы һәм иҗатын яңадан исләренә төшереп уздылар. Китапханәче хикәяләре белән таныштырды.