"Күп милләтлелек – безнең байлык"

     2 ноябрьдә шәһәр Мәдәният сараенда Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара узды. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы кунакларга «Күпмилләтле – безнең байлык» дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итеп, чарада катнашты. Татарстан Республикасы, танылган татар язучылары, аның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында  рус һәм татар телләрендәге китаплар урын алды.