«Садә хисләр җырчысы»
20 октябрьдә Пушкин исемендәге Үзәк китапханәдә «Садә хисләр җырчысы» исемле юбилей кичәсе узды. Ул Алабуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Лира Ибраһимовага багышланды. Алабугадан дүрт язучы Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып тора. Алар арасында Лира Ибраһимова да бар. Ул “Мирас итеп йолдыз калдырам”, “Җимчәчәк”, “Сукырлар йорты” китаплар авторы.
Кичәнең беренче өлешендә Лира ханым тормышы, иҗаты турында сөйләде. Ә икенче өлештә Мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укучы беренче курс студентлары – Мансурова Алинә, Хайруллина Фирүзә “Сукырлар йорты” китабыннан өзекләр укыды.
Кичәнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил ага Сафин, Чаллыда яшәп иҗат итүче язучы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Әлфия Ситдыйкова һәм шагыйрь, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Айрат Суфиянов юбилярны котлады. “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмәсе вәкиле Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрә Гөлзадә Әхтәмова Лира ханымны күркәм юбилее белән котлап, шигырь бүләк итте. Шулай ук Алабуга районы китапханәчеләре исеменнән Нәзифә Сафина тәбрикләде.