“Үсештәге иҗат”
18 октябрьдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Юныс Сафиуллинга 75 яшь тула. Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге “Үсештәге иҗат” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды. Юныс Сафиуллин егермедән артык сәхнә әсәре авторы. Ул үзенең беренче пьесаларын узган гасырның 70 нче елларында иҗат итә башлый, ләкин берничәсе генә сәхнәләштерелгән. Шулардан «Әллә өйләнергә инде?!», «Менә без дә үсеп җиттек...», «Ни булган бу ирләргә?!», «Әбидә кунак егетләр», «Алмазбулат», «Ләйсән ире Хәсән» кебек драма әсәрләре әдәбият-сәнгать җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды. Автор үз әсәрләрендә кешеләрдәге әхлак, табигатькә мөнәсәбәт, бүгенге һәм киләчәк буыннар турында уйлану, мещанлыкның яңа формаларына каршы көрәш, мәхәббәт һәм гаилә мөнәсәбәтләренә җитди караш шикелле, замандашларыбызны тирәнтен кызыксындыра һәм борчый торган актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм шуларны үзенчәлекле сәнгать чаралары, әдәби образлар ярдәмендә үтемле итеп әйтеп бирергә омтыла. Аны драматург буларак таныткан әсәре – «Идегәй» дастаны (Н.Исәнбәт пьесасы буенча).