Центральная библиотека

"Чәк-чәктә ничә төш бар?"

    Алабуганың А.С.Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге  2022 ел – Цифрлы технологияләр елы  уңаеннан “Чәк-чәктә ничә төш бар?” дип аталган китап һәм журнал күргәзмәсе оештырды.

    Бүгенге гаять тиз үзгәрешләр заманында шаккаткыч цифлы  трансформацияләр һәрберебезнең тормышына кагыла, барлык тармакларга үтеп керә. Әлбәттә безнең татар халык ашларына да кагыла. Туристларның безнең шәһәрләрне сайлавында төп фактор булып үзенчәлекле милли кухня тора. Шул уңайдан без күргәзмәне чәк-чәк пешерү серләренә төшендерә торган, һәркемгә аңлаешлы рецептлар куелган китаплар белән тулыландырдык. Шулай ук китап укучыларыбыз татар халкының милли ризыгы булып саналган чәк-чәк турында риваятьләр, шигырьләр белән дә таныша ала. Әйдәгез әле бергәләп санап карыйк: чәк-чәктә ничә төш бар микән?

    Китапханәгә рәхим итегез!