Центральная библиотека

“Шиһабетдин Мәрҗани – дин галиме”

22 сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, дин әһеле Шиһабетдин Мәрҗанига багышланган тарихи сәгать узды. Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Раушания Вәлиева һәм Гүзәл Фатыйхова оештырды.

 “Шиһабетдин Мәрҗани – дин галиме” исемле чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми рәвештә кабул ителүнең 1100 еллыгы кысаларында үтте. Анда Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә белем алучы беренче курс студентлары катнашты. Студентлар тарихи сәгатьнең беренче өлешендә татар мәгърифәтчесенең тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында кызыклы мәгълүматлар белән танышсалар, икенче өлештә, командаларга бүленеп, “Тамчы-шоу” интеллектуаль уенында белемнәрен тикшереп карадылар. Уен нәтиҗәләре буенча ике команда да җиңүче дип табылды. 

Белешмә.

1. Шиһабетдин Мәрҗани – XIX гасырда татарның рухи хәятендә тирән борылыш ясаган шәхес, фикер иясе, милли мәдәният күгендә, бөтен Ислам дөньясында балкып торган олы якты йолдыз. Бөек реформатор, энциклопедист галим, мәшһүр мәгърифәтче. Аның гыйльми эшчәнлеге күптармаклы: тарих, фәлсәфә, филология, археология, нумизматика, этнография, география, халык иҗаты һ.б. Мәрҗанинең утыздан артык хезмәт язуы мәгълүм.

Халкыбызның бөек акыл иясе, даны һәм горурлыгы булган бу мәшһүр затка багышлап төрле телләрдә йөзләгән фәнни хезмәтләр, матур әдәбият әсәрләре языла, диссертацияләр яклана, сәнгать төрләре (бюстлар, рәсемнәр) иҗат ителә.

2. Идел буе Болгарында ислам дине күпкә элгәрерәк булган, дип билгеләп үтелә.  Елъязма чыганаклары исә аның рәсми рәвештә кабул ителүен 922 елга бәйли. Шушы елны бирегә Багдад хәлифәтеннән илчелек килде.

Бу вакыйга турында мәгълүмат илчелек сәркәтибе Әхмәд ибн Фадланның (877-960) сәяхәт язмаларында сакланган. Ул шулай ук Идел буе Болгары шәһәрләрендә ислам диненең таралуын теркәгән, бик күп мәчетләр һәм ислам динен тотучыларның булуын билгеләп үткән. Шуңа да  922 елның 21 мае рәсми рәвештә ислам динен кабул итүнең датасы дип санала.