Центральная библиотека

“Мәңге балкыр йолдыз”

14  сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Алабуга Үзәк китапханәсенең уку залында танылган драматург һәм режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 135 ел тулу уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды.  Аны татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре Раушания Вәлиева һәм Гүзәл Фатыйхова оештырды.

Шунысы кызыклы: 15 сентябрь  татар драматургиясенең классигы Кәрим Тинчурин гына түгел, безнең шәһәребез халкы өчен дә якын булган Таҗи Гыйззәтнең дә туган көне.

Әдәби-музыкаль кичәнең беренче өлеше Алабугада беренче татар театры оештыручы драматург Таҗи Гыйззәткә багышланды.  Бирегә  Гыйззәт 1925 нче елда күчеп килә һәм 1928 нче елның декабренә кадәр  яши. Ул Алабуга педагогия техникумына хуҗылык эшләре мөдире булып урнаша. Шулай ук аның инициативасы белән техникумда җыр һәм бию түгәрәкләре эшли башлый. Драмтүгәрәк оештырып җибәрә. Түгәрәктә сәләтле яшьләр дә табыла. Алар иң беренче Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар” әсәре буенча спектакль куярга уйлыйлар. Ләкин бу Таҗи Гыйззәттән бик күп көч сорый, чөнки студентлар өчен спектакль уены яңа, таныш түгел шөгыль була. Драматургка барысын да күрсәтеп бирергә кирәк була: сәхнәгә керү-чыгу манералары, сөйләү-интонация, сәхнәдә үз-үзеңне тоту... Студентлар репетицияләр вакытында Таҗи Гыйззәтнең күп кенә рольләрне яттан белүе, җырга-моңга сәләтен күреп сокланалар. Аңа ошатып уйнарга тырышалар. 1925 елның октябрь урталарында  “Сүнгән йолдызлар” спектакле сәхнәгә куела.

Шәһәр кешеләре белән якыннан аралашып, “Сүнгән йолдызлар” ны уйнаган яшьләрне сынагач, ул Алабугада татар театры ачу турында хыялланып йөри һәм аны тормышка ашыра. 1925 елның кышында Гыйззәтнең “Наемщик” пьесасы халыкка күрсәтелә.  Бүгенге көндә дә аның эше дәвам итә. Алабугада “Көзге” татар халык театры уңышлы эшләп килә.

Кичәнең икенче өлешендә Алабуга медицина көллияте студентлары Кәрим Тинчуринның тормыш юлы, иҗаты белән танышты. Алар иң танылган сәхнә әсәре – “Зәңгәр шәл” спектакленнән өзек карады һәм Диләрә Төхвәтуллина һәм Айрат Ганиев башкаруында “Мәйсәрә һәм Булат дуэты”ның җырын тыңладылар. Студентларны “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән төп геройларның мәхәббәттә аңлашуларын чагылдырган күренеш тә битараф калдырмады. Кәрим Тинчурин сүзләре, Салих Сәйдәшев көенә язылган Рөстәм Асаев башкаруында “Без кабызган утлар” җыры кичәне тагын да ямьләндерде.

Раушания Вәлиева “Ул кабызган утлар” дип аталган бай эчтәлекле китап күргәзмәсе белән таныштырды. Анда юбилярның тормыш юлы, иҗаты, якыннары һәм хезмәттәшләре турында мәгълүмат яктыртылган әсәрләр урын алды.

“Мәңге балкыр йолдыз” исемле әдәби-музыкаль кичә күтәренке рухта тәмамланды.