Студентлар китапханәдә
12 нче сентябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятенең беренче курс студентлары өчен экскурсия үткәрде. Китапханәче татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге фонды, аның барлыкка килү тарихы, эшчәнлеге турында сөйләде. Студентлар “Һәр җәүһәрдә – халкым тарихы. В каждом изумруде – история народа”, “Алабуга – Татарстанның йөзек кашы”, “Дин: тамырларга кайту”, “Гыйззәт кабызган чаткылар”, “Ул кабызган утлар балкышы” исемле китап күргәзмәләре белән якыннан танышты.
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге ишекләре һәр китап укучыга ачык. Рәхим итегез!