Шагыйрьлек бәхете
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе танылган фронтовик шагыйребез Нури Арсланов тууына 110 елга багышланган "Шагыйрьлек бәхете" дип аталган шигъри сәгать уздырды. Китапханәче Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентларына атаклы шагыйребезнең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Нури Арсланов лирик-публицистик шигырьләр, поэма-легендалар, поэма -әкиятләр иҗат иткән автор. Шәрык һәм төрки халыклар әдәбиятын, шул халыклар поэзиясен тирәнтен белү аңа үзенең иҗатында бик ярдәм итә. Шәрык классик поэзиясе үлчәмендә һәм формаларында шигырьләр, робагыйлар яза. Күп кенә лирик шигырьләре композиторлар тарафыннан музыкага салынган.
Безнең шигъри сәгатьтә Нури Арслановның күп кенә шигырьләре студентлар тарафында яңгырады.Студентлар арасында шагыйрьнең әсәрләрен яттан сөйләүчеләр дә булды. Бу безнең өчен бик сөенечле.
Нури Арсланов - бай шигъри мирас калдырган шагыйрь. Үзе исән чагында аның утыздан артык китабы басыла чага. 1985 елда "Иделем - илем" исемле шигырьләр китабы өчен ул Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.