“Ватанны яратырга батырлардан өйрән”
Үзәк китапханәнең уку залында Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган горурлык сәгате узды.
Кичәнең беренче өлешендә “Җиңү” сүзенең никадәр күп корбаннар, олы югалтулар хакына яуланган икәнлеге турында китапханәче Раушания Вәлиева сөйләп узды. Балаларга эстетик тәрбия бирү үзәгенә йөрүче укучылар Әсхәбиева Алия башкаруында “Җиңү язы” шигыре яңгырады. Гайфетдинов Әмир “Җиңү көнендә” шигырен укыды. Ватан сугышы беткәнгә дә 72 ел узды, дөньяга яңа буын килә. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк. Азатлык өчен көрәштә гомерләре өзелгән батырларның истәлеген кадерләп саклыйк. Каберләргә, һәйкәлләргә сукмак өзелмәсен.
Исәннәрнең кадерен белик,
Үлгәннәрнең каберен белик!
- дигән сүзләр белән кичәнең беренче өлеше тәмамланды.
Кичәнең икенче өлешендә язучы, җәмәгать эшлеклесе, журналист Фирдәвес Хуҗинның “Күкләр шаһит” китабын тәкъдим итү булды. Фирдәвес Хуҗин әлеге китапның язылу тарихы турында бик җентекләп сөйләде. Документаль бәянның герое Габделхак ага Хәлимов Апас районы Түбән Барыш авылында туып үскән егет. Әлеге әсәрдә табигате белән тыйнак егетнең алты еллык армия һәм канкойгыч сугышларда катнашуы турында сөйләнә. Габделхак Хәлимов ерак араларга очучы бомбардировщик укчы-радист булып хезмәт итә. Сугыштагы батырлыклары һәм әсирлектә күргәннәре турында китап итеп басылып чыга. Кичәдә Габделхак Хәлимовның кызы Гөлфия Ибраһимова да катнашты. Ул әтисе турында истәлекләр белән уртаклашты. Кичәдә композитор Владимир Мироваев үзенең ике җырын тәкъдим итте. Кичәдә Алабуга медицина көллияте студентлары, “Чулман” әдәби-музыкаль берләшмә вәкилләре катнашты.