"Минем Ватаным - Татарстан. Родина моя - Татарстан"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчеләре 30 августта Республика көне һәм Нефтьчеләр көне уңаеннан "Шишкин буа"ларында уздырылган бәйрәм чарасында катнашты. Әлеге бәйрәмгә без "Минем Ватаным - Татарстан. Родина моя - Татарстан" дип аталган китап күргәзмәсе ясадык. Шәһәр халкы һәм килгән кунаклар күргәзмәне бик кызыксынып карадылар. Китапханәче күргәзмәгә күзәтү ясады. Әлеге күргәзмәдә Татарстан Республикасының тарихын, сәясәтен, мәдәниятен чагылдырган яңа, зәвыклы китаплар урын алды.