Каһарманнар мәңге яшь кала
25 август көнне татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Җәлилчеләрне искә алө көне" уңаеннан "Каһарманнар мәңге яшь кала" дип аталган батырлык сәгате уздырды. Анда җәлилче Гайнан Кормаш, Сәлим Бохаров, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал батырлыгы турында сөйләнде. Без 11 җәлилче дип белеп йөрибез, 12 җәлилче турында да мәгълүматлар барлыкка килде. Китапханәче һәрберсенең батырлыгын барлап, зурлап, горурланып сөйләде. Без алар алдында баш иябез.