"Алабуга - ак кала"
Татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлеге китапханәчесе "Китапхандәдә Алабуга елы" уңаеннан шәһәр кунакларына "Алабуга - ак кала" дип аталган әдәби-тарихи сәгать уздырды. Менделеевск шәһәреннән килгән кунаклар шәһәр тарихы белән тирәнрәк таныштылар. Алар 170 ел элек 22 август көнне Алабугада зур янгын чыгып, өч көн дәвам ителүе һәм шул янгын вакытында рәссам Шишкиннар йорты янып бетүе турында да мәгълүмат алдылар. Шулай ук Алалбуга шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучылар- шагыйрьләрнең тормыш юлы һәи иҗатлары турында кызыксынып тыңладылар. Китапханәче шәһәр кунакларының сорауларын бик теләп җавап бирде.