"Илһам чишмәсе" клубы. Закладка
2018 елда Үзәк китапханәнең татар һәм туган як турындагы әдәбият бүлегендә “Илһам чишмәсе” клубы эшли башлады. Утырыш айга бер мәртәбә үткәрелә.
Клубның максаты һәм бурычлары:
Сәләтле яшьләрне барлау, иҗади шәхес тәрбияләү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту, клубка йөрүчеләрнең иҗат иткән әсәрләре белән якыннан танышу, туган телгә һәм халкыбызга мәхәббәт һәм ихтирам хисләре тәрбияләү.
Иң истәлекле чаралар исемлеге:
“Бер йөрәккә күпме гөлләр сыйган”,
“Гөлнең матурлыгы – чәчкәдә”,
“Илһам чишмәсе”ндә ачык ишекләр көне,
“Татарча диктант” акциясе,
“Мин татарча сөйләшәм” акциясе һ.б.